«Авылым офыклары» дип исемләнгән Каримов Габделхәй Юсуп улы исемендәге II Республикакүләм фәнни - гамәли конференциясе оештырылды.
16 нчы апрель көнне Арча районы Шушмабаш урта мәктәбендә "Авылым офыклары" дип исемләнгән Каримов Габделхәй Юсуп улы исемендәге II Республикакүләм фәнни - гамәли конференциясе үтте. Безнең Мичән төп мәктәбеннән 4 нче сыйныф укучысы Раян Сәлимов, 7 нче сыйныф укучылары Нурбәк Хадиев,Альбина Галимуллиналар бу конференциядә катнаштылар. Алар призлы урыннарга лаек булды. Мичән мәктәбе укучыларын, аларны әзерләгән укытучыларны бу уңышлары белән котлыйбыз, яңа уңышлар телибез.
Нет комментариев