Ике Басу Арташ авылында яшәүче Гаймә Сәхәбиеваны 90 яшьлек юбилее белән тәбрикләделәр
Юбилярны район башлыгы исеменнән социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гайнетдинова,
Сәхәбиева Гаймә Рәжәп кызы 1936 елның 2 февралендә Ике басу Арташ авылында, Рәжәп һәм Гаделбану Мотыйгуллиннар гаиләсендә беренче бала булып дөньяга килә. Өч сыйныф белем ала. Сеңлесе Фәймә белән гаиләдә ике бала үсәләр. Әтиләре сугыштан яраланып кайту сәбәпле, озак яши алмый, вафат була. Шуңа да тормышлары бик авыр була. Яшьтән төрле эштә хезмәт куярга туры килә.
1961 елда Язлы Арташ егете Сәхәбиев Нәкыйп белән тормыш коралар. 1962 елда уллары Альберт дөньяга килә. Матур гына тормыш иткәндә, тормыш иптәше Нәкыйп фаҗигале төстә вафат була. Үзе генә улын тәрбияләп үстерә, колхозда эшләп лаеклы ялга чыга.
Бүгенге көндә Ике басу Арташ авылында улы Альберт, килене Нурия тәрбиясендә гомер кичерә. 2 оныгы, 7 оныкчыгы бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев