Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

«Илгә - матурлыкны, җиргә - батырлыкны сез бирәсез, газиз әниләр!»

Әни, әнием, әнкәй! Кадерләп, назлап әйтәбез, күңелебездәге бөтен рәхмәтне шушы гади сүзгә салабыз, һәрвакыт яныбызда булган, уңышларыбыз өчен шатланып, кайгыларыбызны уртаклашып яшәгән әниебезгә дәшәбез.

  Әниләр көне уңаеннан  Шәмәрдән лицееның 6в сыйныфы укучылары белән бәйрәм кичәсе уздырдык. Бәйрәм чарасы кадерле әниләребезне бәйрәм  котлавы белән башладык.  Укучылар җыр-моңнарын, дәртле биюләрен, газиз кешеләренә  карата кадер-хөрмәт, ярату, олылау хисләре белән сугарылган шигырьләрне әниләргә бүләк иттеләр. Бәйрәм кичәсе  уеннар белән үрелеп барды.

  Лицеебызның музыка укытучысы Дилбәр Гайнуллина бер чарадан да читтә калмый. Бүгенге бәйрәм кичәсенә дә ул моңлы, дәртле җырлары белән ямь  өстәде.

  Кичә ахырында укучылар әниләренә матур чәчәк  букетлары бүләк иттеләр.

"Балачак − шук чак", диләр. Безнең дә төрле чакларыбыз булгалыйдыр. Зинһар өчен, безне кичерә күр. Син безне кешеләргә карата шәфкатьле, ягымлы булырга, һәркемгә ярдәм кулын сузарга әзер торырлык иттереп үстерергә тырышасың. Рәхмәт, әнием, барысы өчен дә зур рәхмәт! Биргән киңәшләрең тормыш иткәндә юлдаш булсалар иде. Озын гомерле булып, безнең уңышларыбызга сөенеп озак яшәсәң иде, әнием!- дигән сүзләр белән тәмамланды куңелле кичәбез.

Зәлинә   Сенгатуллина,

Шәмәрдән лицее “Үсеш” тәрбия эшләре буенча директор киңәшчесе,  6 в сыйныфы җитәкчесе  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев