Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

«Имин тәгәрмәч» республика конкурсының муниципаль туры җиңүчеләре билгеле булды

Балалар юлда хәтәр барлыгына аңлап та, ышанып та бетми. Шуңа да аларга юлда йөрү кагыйдәләрен өйрәтү мәктәпкәчә учреждениеләрдән башлана. Ә инде III-IV сыйныфларда иң актив укучылар яшь инспекторлар хәрәкәте сафларына керә.

ЮИД отрядларына алыну – зур дәрәҗә, ул төрле акцияләрдә, бәйгеләрдә катнашу дигән сүз. Аларның да аеруча көтеп алынганы – «Имин тәгәрмәч» республика конкурсының муниципаль туры. Быелгысы аеруча үзенчәлекле булды: ЮИД оештырылуының 50 еллыгына туры килде. Конкурсның тантаналы ачылышында ЮХИДИнең район бүлекчәсе начальнигы Марат Гаязов яшь хәрәкәт инспекторларын сәламләп, болай диде:

– Безнең конкурс юл хәрәкәте кагыйдәләре белеменә багыш­ланган. ЮИД отрядлары юл иминлеген пропагандалау­да зур роль уйныйлар. Сез, яшь инспекторлар хәрәкәтендә катнашучылар буларак, кагыйдәләрне яхшырак өйрәнергә һәм белгәннәрегезне башкаларга да күрсәтергә тиеш. Тиздән озакка сузылган каникуллар җитәчәк. Җәйге  чорда балаларга аеруча игътибарлы булу кирәк”.

  Конкурс  барлык мәктәпләрнең ЮИД отрядлары катнашында ЮХИДИнең район бүлекчәсе, “Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт бюджет учреждениесе бүлеге һәм мәгариф идарәсе белән берлектә үткәрелде. Аның максаты каникуллар башланганчы – юлларда йөрү кагыйдәләрен янә бер  күздән кичерү һәм белгәннәрне кабатлау. Сынау билетлары 18 яше тулганнар права алганда бирә торган имтиханнан әллә ни аерылмый иде. Шушы каты чикләвекне беренче булып гимназиядән Инсаф Хафизов “ватты”. Иштуган мәктәбеннән Эмиль Чулков белән Сабадан Фидан Шаһиев та иң аз штраф очкосы җыйдылар. Кызлардан 1нче һәм 2нче урыннарны Саба урта мәктәбеннән Мәрьям Гарипова белән Динә Гыймаева алды. Иштуганнан Эльвина Рәхимуллина – 3нче призер.

Велосипедларны фигуралы йөртү барысын да кызыктырды. Маршрут катлаулы, рульне 5 градус та ялгыш борырга ярамый. Ничек йөрергә икәнлеген гимназиядән Зәлия Вәлиуллина ярыш башланганчы ук бер хатасыз  күрсәткән иде. Ул, әлбәттә, әлеге турда җиңүче дә (вакыты 36 сек.) булды. Велосипедта сынашуга Олы Кибәче урта мәктәбендә дә  яхшы әзерләнгәннәр: Сөмбел Дәүлиева белән Кәрим Солтанов 2нче урыннарны  алдылар. Малайлар арасында Югары Симеттән Раяз Иксанов дистанцияне 37 секундта үтеп, иң яхшы нәтиҗә күрсәтте. Әмма бер шарт бар: олы юлда мастер-класслар үткәрергә ярамый, бу бик куркыныч!

ЮИДчылар ялгыш велосипедтан егылганда яки башка хәлләрдә беренче медицина ярдәме дә  күрсәтә белергә тиеш. Әлеге станциядә гимназиядән Инсаф Хафизов үзен кабат  күрсәтте. Кызлар арасында Сабабаштан Зөһрә Хөсәенова иң яхшы медик булып чыкты. ЮИДчыларның иҗади бәйгесендә Икшермә кадет мәктәбе отряды иң югары бәя алды. Гомуми зачет отрядның һәр әгъзасы чыгышы нәтиҗәсеннән барлап куелды.

Җиңүче булып Саба урта мәктәбе ЮИДчылары табылды һәм уңышның башы балаларны өйрәтүчедән икәнлеге дә ачыкланды. Моңарчы Саба аерым  фәннәрне тирәнтен өйрәтү мәктәбе-интернатында тормыш иминлеге нигезләре укыткан Илназ Габдерахманов былтыр гына ачылган Саба урта мәктәбендә дә  яхшы команда туплый алган. “Әзерлекне сентябрьдән үк башладык. Командада 6 малай, 4 кыз идек. Шулар арасыннан Динә Гыймаева, Мәрьям Гарипова, Фидан Шаһиев, Ислам Абдуллинны сайлап алып, беренчелеккә чыктык. Әле бу балалар  яшь буенча конкурста тагын 2 ел катнаша ала. Димәк, уңышлар тагын  көтелә. Хәзер 23-26 майларда булачак республика ярышларына әзерләнәсе була”,– диде Илназ. Язмада исемнәре телгә алынган укучыларның җиңүләре гимназия командасын – 2нче, Олы Кибәче мәктәбе ЮИДчыларын 3нче урынга чыгарды. “Ярыш бик нәтиҗәле үтте. Өйрәнгәннәрегез тормышта сезгә, һичшиксез, кирәк булачак. Әле 12 яше тулмаганнар  киләсе елларда да үзләрен  күрсәтер. Моңа ышанып калабыз”, – диде ярышларның баш  хөкемдары Илнур Хәйриев.

 “Юл хәрәкәте яшь инспекторы булу – хөрмәткә лаек. Сез инде хәзер юлда йөрү кагыйдәләрен башкалардан яхшырак беләсез. Җәяүлеләр сукмагыннан ничек чыгасы, велосипедта юлның нинди өлешеннән йөрисе – классташларыгызны, дусларыгызны, үзегездән кечерәкләрне  өйрәтегез. Республика конкурсына баручыларга барыбыз да уңышлар телик”,– диде призерларны бүләкләү тантанасында катнашкан  башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Марат Кәримов. Җиңүчегә – Кубок, призер  командаларга диплом һәм медальләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев