Иминлек атналыгы бара
Район яңалыклары

Иминлек атналыгы бара

Россиядә 23-27 сентябрь көннәренә билгеләнгән Иминлек атналыгы бара. Әлеге чара юлларда балаларның имгәнүе белән бәйле вәзгыятьнең катлаулы булуын исәпкә алып үткәрелә.

Әйтик, агымдагы  елның 8 аенда республикада 16 яшькә кадәргеләр катнашында 374 авария теркәлеп, 11 баланың гомере өзелгән, 393е тән җәрәхәтләре  алган. Атналык  кысаларында ЮХИДИ хез­мәт­­кәрләре комплекслы профилактика  ча­ралары үткәрәчәкләр, бу эшкә ЮИД әгъ­за­лары да тартылачак. Автотранспорт чараларын йөртүчеләрдән дә аеруча игътибарлы булу сорала. Иминлек сакчылары рейдлар вакытында балалар өчен махсус утыру җайланмаларын, иминлек каешларын куллануны тикшерәчәкләр.

Фәридә Вилданова фотосы


Нет комментариев