Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Иң күп ылыслы токым орлыкларын Саба урманчылары җыйган

«Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проекты дәвам итә

 Урман хуҗалыгы министрлыгында 2023 елның 1 кварталында ылыслы токым орлыкларын әзерләүгә йомгак ясалды. Бу эш «Экология» милли проектының  «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проекты кысаларында алып барыла. Ел башыннан барлыгы 472 килограмм орлык әзерләнгән. Шул исәптән  шуларның чыршы –150, нарат –317,   карагай орлыгы 5 килограмм тәшкил итә.  Орлыкларның иң  күп җыйган  урманчылар исемлегендә Саба  районы  яшел  хәзинә  хуҗалары  да бар. Быел  орлыкларны май аенда 20 гектар мәйданда чәчү планлаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев