Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Җинаять эшләре кузгатылды

Полиция хәбәр итә.

Аңарчы да исерек хәлдә транспорт белән  идарә иткәне өчен административ җаваплылыкка тар­тылганы булган  Г.  полиция  хезмәткәрләре тарафыннан Казан-Шәмәрдән юлының 96нчы  километрында туктатыла.  Аның  спиртлы эчемлек кулланган хәлдә икәнлеге  ачыклана.

Өтернәс  авылында  яшәүче  С. йокы бүлмәсендә ике арада кинәт килеп  чыккан  ызгыш  вакытында үтерү  максаты белән хатынын буа  башлаган.

Байлар Сабасы кешесе  М.  ике арада кинәт килеп  чыккан  ызгыш аркасында бүлмәдәге А.ны йодрыгы белән  сугып идәнгә  еккан.   Аннан  соң да кыйнавын дәвам иткән.

Юлбат  авылында  яшәүче йорт   кухнясында  мәкерле  нияттән  чы­гып, законсыз гамәл  кылганлыгын белә торып, З.ның  “Xiaomi Redmi 9А”  маркалы  телефонын урлаган.

Кемлеге  ачыкланмаган  кеше билгесез  урыннан торып Телеграм мессенджерыннан  файдаланып, билетлар  сату сылтавы белән  В.ның 30000 сум акчасына ия булган һәм  аңа  шулкадәр  суммада зыян  китергән. 

Билгесез  кеше җинаятьчел нияттән  чыгып “Госуслуги”  сервисында Г. исеменә ачылган  профильгә законсыз үтеп  кергән. Кыңгыр  гамәл әлеге  аккаунттагы компьютер информациясенең блокировкалануына  китергән.

Санап  кителгән  фактлар  буенча  җинаять эшләре   кузгатылды.

Районда яшәүчеләр игътибарына! Әгәр  сезгә билгесез  кешеләр шалтыратып,  үзен банк яисә полиция хезмәткәре дип таныштыра һәм банк  картасындагы акчагызга карата законсыз гамәлләр кылынуы турында хәбәр итәләр икән, шунда ук сөйләшүне өзәргә кирәк. Банк  картасындагы  цифрларны, яшерен  кодларны мошенниклар нинди генә ышандырырлык дәлилләр  китермәсеннәр,  беркайчан да, беркемгә дә  әйтмәгез.

Диләрә Кәримова,

штаб начальнигы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев