Саба яңалыклары

"Саба таңнары" газетасы - Саба районы

16+
Район яңалыклары

Җиңү көнен гасыр кичеп каршылый

Тыл ветераны Нина Константинова. Быел 10 майда аңа 100 яшь тула

Бөек Ватан сугышында катнаш­кан, авыр тыл хезмәтен үз җилкәсендә татыган ветераннарыбызның саны елдан-ел кими бара. Ул елларда ирләр эшен дә башкарган хатын-кызлар, чын мәгънәсендә, илебез батырлары. Шуларның  берсе – Кырбаш авылында гомер итүче тыл ветераны Нина Константинова. Быел 10 майда аңа 100 яшь тула. Ул 14 яшеннән эшли башлаган. Үсмер чагында вагоннарга йөк төягән һәм бушаткан, урман ташыган. Ирләр өчен дә авыр булган физик хезмәт башкарган. Нина Кирилловна үзенең үткәне, сугыш  еллары турында искә алып, болай сөйләде: “Мин беренче классны Мичәнбаш мәктәбендә тәмамладым. Кырбашта мәктәп юк иде. Филиппов, Трофимов фамилияле укытучылар балаларга өйләрендә сабак бирде. Бишенче класска укырга Шәмәрдәнгә бардым. Әни авыргач, укуны ташлап, эшли башладым. Мөндешкә 7 ай вагон төяргә йөрдек. Айга бер тапкыр “сухой паек” бирәләр иде. Киселгән агачларны чана белән, 2-3 километр ераклыктагы Шәмәрдән станциясенә кадәр тартып бара идек. Барлык эш кул белән башкарылды, урманда бернинди техника да булмады. Ачлык та үзен сиздерде. Мин башкаларга караганда бәхетлерәк булдым, көненә 600 грамм икмәк, айга бер килограмм май яки балыктан торган коры паек ала идем. Аякта – тишек чабата, мичкә ягу өчен чанага ботак төяп кайта идек. 1941 елда  әнием дә мәңгелеккә күчте. Ә әтием фронтка китте, бу авыр еллар әле дә йөрәктән китми”.

Нина Константинова 1946 елда сугыш ветераны Семен Прокопьевичка кияүгә чыга. 1947 елда алар гаиләсендә беренче бала туа. Барлыгы Нина белән Семён 3 кыз һәм 5 малай үстерәләр. Хәзерге көндә аларның 7се исән-сау. Нина Кирилловна гомере буе Киров исемендәге колхозда эшләгән һәм шуннан лаеклы ялга чыккан. 1987 елда ул тол кала. Нина Кирилловнаның 11 оныгы һәм 8 оныкчыгы бар, ул  фронтовикның тол хатыны буларак хөкүмәт  салган йортта улы Анатолий тәрбиясендә яши. Оныкларын сабырлыкка, туган илне яратырга өнди.

Хөрмәтле радио һәм элемтә өлкәсе хезмәткәрләре, ветераннары, сезне һөнәри бәйрәмегез белән котлыйбыз! Бүгенге тормышны телефон элемтәсе, радио, телевидение, интернеттан башка күз алдына да китерүе авыр.Сезнең тырыш хезмәтегез көнкүрешебезне уңайлырак, ә эшебезне тагын да нәтиҗәлерәк итә, хезмәтләрегезнең сыйфаты елдан-ел яхшыра, камилләшә бара. Киләчәктә тагын да зуррак уңышларга ирешүгезне телибез. Һәрчак яңалыкларга омтылып, кызыклы идеяләрегез тормышка ашып, радио тыңлаучыларны яңадан-яңа гамьле чыгышларыгыз белән сөендерергә язсын! Гаиләләрегездә иминлек, яхшы кәеф, сәламәтлек юлдаш булсын!

Саба муниципаль районы Советы

һәм башкарма комитеты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев