Йосыф Алан авылында яшәүче Кавил Җәлиловны 90 яшьлек юбилее белән котладылар
Юбилярны район башлыгы исеменнән социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гайнетдинова, Юлбат авылы җирлеге башлыгы Талип Шәмсиев тәбрикләде.
Кавил Җәлил улы Җәлилов 1935 елның 18 ноябрендә Йосыф-Алан авылында туа. 1953-1956 елларда армиядә хезмәт итә. 1959 елдан 1995 елга кадәр “Искра” колхозында төрле эшләрдә эшли. Ул күп еллар Сабага сөт ташуда катнаша. Үз эшен намус белән башкара. Эшләү дәверендә мактау грамоталары белән бүләкләнә. Бүгенге көндә туганнары тәрбиясендә яши.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев