Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Җирдән тиешенчә файдалан!

Саба республикада авыл ху­җалыгы җирләреннән ти­е­шенчә файдаланучы район булып тора. Шуңа да карамастан, закон таләпләрен үтәүгә салкын караучы җир хужалары да ачыклана.

 2024 елда Түбән Шытсу авыл җирлеге территориясендә 4 участокның тиешенчә файдаланылмавы билгеле булды. Тикшерүләр нәтиҗәсендә фермер һәм шәхси хуҗалыклар башлыклары Айрат Кәримовка, Марат Насыйбуллинга, Түбән Шытсу авыл җирлеге комитетына  кисәтүләр ясалды.Тупланган материаллар тиешле чара күрү өчен Саба районы прокуратурасына җибәрелде. Россия Федерациясе  Җир кодексының 42нче маддәсе нигезендә җир пае хуҗалары, арендаторлар авыл хуҗалыгы биләмәләрендә  җирнең эшкәртелүен, туфракны тиешле тәртиптә тотарга бурычлы.

 Эшкәртелмичә, файдаланылмыйча ятучы җир участоклары хуҗаларына, арендаторларга  административ җаваплылык каралганын искәртәсе килә. Кисәтеп үтәргә кирәк, мондый закон бозулар булган очракта җир хуҗаларына арендаторларга Россия Федерациясе Административ кодексы буенча штрафлар каралган. Аның   күләме физик затларга 20 мең сумнан 50 мең сумга; вазифаи затларга 50 мең сумнан 100 мең сумга; оешмаларга 400 мең сумнан 700 мең сумга кадәр тәшкил итә.

Россельхознадзор ида­рә­се авыл хуҗалыгы бил­ге­лә­не­шендәге җирләрне ки­ләчәктә дә ныклы контрольдә тотачак.

Рәүф Исмәгыйлев,

 Россельхознадзорның  республика  идарәсе җир  күзәтчелеге дәүләт инспекторы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев