Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Иртәгә районыбызда 129 укучы 11 сыйныфны тәмамлап, олы тормышка юл алачак

9нчы сыйныфны тәмамлаучылар саны - 399

Районыбыз мәктәпләрендә, чыгарылыш сыйныф укучыларын соңгы дәрескә чакырып, сишәмбе иртәсендә соңгы кыңгырау чыңлаячак. Бу көнне күз яшьләреннән башка күз алдына да китереп булмый кебек. Шатлыклы да, шул ук вакытта моңсу да бәйрәм һәркемнең күңелендә, мөгаен, аерым бер урын аладыр. Укучыларны өр-яңа кызыклы тормыш, белем йортлары, хезмәт юллары көтә. Тугыз, унбер ел буена күпме дуслар табылган да, белем кыяларын яулауда ярдәм итеп, укытучыларның күпме көче түгелгән, тәрбия сабаклары бирелгән. Тормыш дулкыннарында адашып калмыйча, алда торган дәүләт имтиханнарын уңышлы тапшырып, максатларыгызга ирешергә язсын, кадерле укучылар! Хәерле сәгатьтә!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев