Саба таңнары

Сабинский район

16+
Район яңалыклары

Исерек хәлдә машина йөртүчеләр сабак алмый

Суд залыннан

  Район авылларының берсендә яшәүче Хәбибуллин 2025 елның 21 декабрендә 9 сәгать 40 минутта Шәмәрдәндә “ИЖ 27175-037” маркалы автомобиль белән  исерек хәлдә идарә иткән. Шуның белән Россия Федерациясе Юл хәрәкәте кагыйдәләренең 2.7нче пункты таләпләрен бозган. Аңа карата үткәрелгән алкотектор белән тикшерү нәтиҗәсендә сулышы белән чыгарылган һавада абсолют этил спиртының 0,240 мг/л күләмендә булуы ачыкланган. Бу исә законга искәрмәдә билгеләнгән норма чигеннән (0,16 мг/л) артып китә.

  Җәмәгать судьясы тарафыннан эшне карау барышында Хәбибуллин административ хокук бозу кылудагы гаебен тулысынча таныды. Алдагы кичтә спиртлы эчемлек куллануын, ә 21 декабрь иртәсендә автомобиль руле артына утыруын аңлатты. КоАПның 26.11нче маддәсе кагыйдәләренә ярашлы рәвештә тәкъдим ителгән дәлилләрне тикшереп һәм бәяләп, судья аларны әлеге эшне хәл итү өчен җитәрлек дип тапты. Ышанычлылыгы шик тудырмый торган барлык дәлилләр эзлекле, бер-берсенә каршы килми, шуңа күрә алар карар нигезенә салынды.

Хәбибуллин суд карары нигезендә, административ хокук бозулар турындагы РФ Кодексының 12.8 маддәсе 1 өлеше нигезендә гаепле дип табылып, бер ел да 6 айга транспорт чарасы белән идарә итүдән мәхрүм ителде, 45 мең сум күләмендә штрафка тартылды.

Саба  муниципаль районы юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе ярдәмендә әзерләнде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев