Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

“Ислам нуры” түгәрәк өстәл

Беребез өчен дә сер түгел: милләтебезне саклап калуда ислам диненең дә, татар теленең дә бер үк дәрәҗәдә роле зур. Борынгы бабаларыбызның ислам динен дәүләт дине сыйфатында кабул итүе татар халкы тарихында иң әһәмиятле вакыйганың берсе булуы инде барыбызга да мәгълүм.

Игътибар итсәк, хәзерге вакытта Россия Федерациясенең дини халкы арасында сан буенча мөселманнар икенче урынны билиләр. Шул исәптән район музеена“Саба туган якны өйрәнүчеләр” клубына йөрүчеләрнең чираттагы утырышына имам хатыйб Алмаз хәзрәт Галимҗанов чакырылды. Ул катнашучыларга хәзерге вакытта татар-мөселманнарының Россия дәүләте тормышында мөһим роль уйнавын, мөселманнар арасында Россия һәм дөнья күләмендә танылган мәдәният, фән, сәнгать эшлеклеләре турында сөйләде. Шулай ук диннең кеше тормышына тәэсире, дөрес яшәү кануннары турында тәфсилләп сөйләде, кызыксындырган сорауларга җавап бирде. Әлеге чарага күренекле тарихчы, туган як тарихын өйрәнүдә зур тырышлык күрсәтүче шәхес Сафин Ильдар Фатхуллович та катнашты, ул Саба районнында беренче мәчетләр ачылышы турында язылган мөһим документлар белән таныштырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев