Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Ислам - тынычлык һәм игелек дине

Иштуган авыл мәдәният йорты белгечләре "Ислам - тынычлык һәм игелек дине" дип исемләнгән әңгәмә үткәрделәр.

"Мәчеттә безне авыл абыстае Мортазина Хөрҗинан  апа каршы алды. Әңгәмә барышында балалар борынгы заман тарихы дөньясы һәм борынгы Болгар мәдәнияте белән таныштылар. Ул ислам дине тарихы, мөселман традицияләре турында сөйләде. Идел буе Болгары тарихы һәм мәдәнияте турындагы китапларга игътибар итте. Аннары чара диалог формасын дәвам итте. Абыстай балаларның сорауларына җавап бирде. Әңгәмә бик эчтәлекле булды. Очрашу ахырында балаларга укуда уңышлар, файдалы белем алуларын теләделәр, шулай ук гаилә кыйммәтләре - өлкән буынга хөрмәт һәм алар өчен үрнәк булып торган кече буынны кайгырту турында искә төшерделәр"- дип хәбәр итә  Иштуган авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев