Иштуганда гомер кичерүче Наил Фәйзрахман улы Галиевны 90 яшьлек олы юбилее белән котладылар
Юбилярны Иштуган авыл җирлеге башлыгы Дамир Гайнетдинов, Саба урман хуҗалыгы вәкилләре тәбрикләде.
Наил Галиев Көек авылында туган. Мәктәптә өч сыйныф кына белем алырга туры килә.1946 елда алар гаиләсе Сәед Кардонына күчеп китә. Ун яшеннән Лесхозда төрле эшләргә алына. Армия сафыннан соң, 1956 елда ул чирәм җирләрне күтәрү эшенә китә. 1959 елда Мәскүрә исемле кыз белән гаилә корып, 57 ел бергә гомер кичерәр. Дүрт бала тәрбияләп үстерәләр. Наил Фәйзрахман улы лаеклы ялга чыкканчы Иштуган урманчылыгында эшли. Тормыш иптәше вафат. Җиде оныгы, унике оныкчыгы бар. Наил Галиев улы Илшат гаиләсе тәрбиясендә хәерле гомер кичерә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев