Иштуганлылар «Татарча диктант» акциясенә кушылдылар
13-15 октябрендә «Татарча диктант» белемнәрен тикшерү буенча бөтендөнья акциясе уза.
Акция бөтен дөньяда яшәүче татарларны берләштерүгә, әдәби татар телен белүгә кызыксынуны арттыруга, орфографик һәм грамматик хаталарны тикшерүгә, татар теленә мәхәббәт тәрбияләүгә юнәлдерелгән. Акциядә катнашу теләгән һәркем өчен ирекле һәм бушлай. Татар теленең башлангыч дәрәҗәсен дә, татар телен дә яхшы белгән кешеләрнең катнашуын күздә тота. Акциядә теләгән һәркем катнаша ала, җенесенә, белеменә, диненә, һөнәренә, гаилә хәленә һәм мәнфәгатьләренә карамастан. Акция грамоталы язуга, әдәби татар телен белүгә кызыксынуны арттыруга, орфографик һәм грамматик хаталарны үз-үзеңне тикшерүгә, филологларны һәм татар теле укытучыларын популярлаштыруга юнәлдерелгән. Әлеге акциягә Иштуган мәдәният йорты һәм китапханә белгечләре, «Тюрагай» һәм «Умырзая» фольклор коллективлары да кушылдылар. Акция нәтиҗәләре 15 ноябрьдән соң билгеле булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев