Иштуганның «Тюрагай» удмурт фольклор коллективы «Чакара» фестивале лауреаты булды
Кукмара районының Нырья авылында узган фестивальдә 13 төбәктән 80 коллектив катнашкан
Кукмара районының Нырья авылында традицион XVII Бөтенроссия «Удмуртларның борынгы көйләре «Чакара»» фольклор фестивале узды. «Чакара» хәрәкәте ел саен удмурт фольклорының һәм удмуртларның барлык этнографик төркемнәренең традицион рухи мәдәниятенең уникаль үрнәкләрен саклаучы Россия төбәкләренең иң яхшы иҗат коллективларын җыя. Ул удмурт теленең мәдәниятен, телен, гореф-гадәтләрен саклауга һәм үстерүгә юнәлдерелгән. Быел 13 төбәктән 80 коллектив катнашты. Күрше республикалардан тыш, Пермь краеннан, Свердловск һәм Төмән өлкәләреннән, Санкт-Петербургтан иҗат коллективлары килгән иде. Иҗат коллективлары удмурт фольклорының һәм барлык удмурт этносларының традицион рухи мәдәниятенең уникаль үрнәкләрен тәкъдим иттеләр. Удмурт телендә борынгы һәм хәзерге җырлар, милли биюләр, халык традицияләрен, йолаларын, уеннарын күрсәтү – болар барысы да төп сәхнәдә кичкә кадәр дәвам итте. Фестиваль уздырыла торган урында Җирле һәм читтән килгән осталар катнашында декоратив-гамәли иҗат һәм сувенирлар күргәзмә-сату эшләде. Фестивальдә Иштуган мәдәният йортының «Тюрагай» удмурт фольклор коллективы катнашты, лауреат Дипломы һәм истәлекле бүләк белән бүләкләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев