Югары Шытсу авылында Яңа ел бәйрәме уңаеннан авыл яшьләре һәм кайткан кунаклар катнашында итекле футбол ярышы булып узды.
Ярышны үткәрүдә Түбән Шытсу авыл җирлегендә урнашкан кибетләр акчалата ярдәм итте: ИП Нуриева, ИП Сөнгәтуллина, ИП Хидиятуллин, ИП Габдрахманова. Укучылар арасында беренче урынны Ю.Шытсу командасы алды, икенче урында Елыш. Олылар арасында беренчелекне Шытсу командасы яулады, икенчедә Юлбат, өчтә Елыш командасы калды. Барлык катнашучыларга һәм иганәчеләргә рәхмәт белдерәбез.


Нет комментариев