Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Райондашыбыз Өммегөлсем Әһлиулла кызы Гәрәевага 90 яшь тулды

Бу көннәрдә Аккүл Бигәнәй авылында гомер кичереп, соңгы елларда Казан шәһәрендә яшәүче Өммегөлсем Әһлиулла кызы Гәрәевага 90 яшь тулды.

  Өммегөлсем  Гәрәева  Аккүл  Бигәнәй авылында туган. 1957 елда  авылдашы  Миннемәксүт Гәрәев белән гаилә коралар.  Дүрт  бала тәрбияләп үстерәләр. 1988 елда  тормыш иптәше вафат була. Өммегөлсем Гәрәева  колхозда төрле эшләр башкарып, 1989 елда  лаеклы ялга чыга. Кайда гына эшләсә дә, үзен тырыш, намуслы, хезмәт сөючән итеп таныта.  “Хезмәт ветераны”  исеменә  лаек була.  Алты  оныгы,  тугыз  оныкчыгы бар. Хәзерге вакытта балалары тәрбиясендә яши.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев