Саба таңнары

Сабинский район

16+
Район яңалыклары

Юбилярлар тәбрикләнде

Мөхтәрәм юбилярларны башкарма комитет аппараты җитәкчесе Ирек Гарипов, социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гайнетдинова, “Балкыш” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге җитәкчесе Нияз Дәүләтшин, үзләре яшәгән җирлек башлыклары һәм элекке хезмәт урыннарыннан вәкилләр килеп тәбрикләделәр.

Балачаклары,  яшүсмер  вакытлары  Бөек Ватан сугышы чорына туры килеп,   илгә килгән авырлыкларны үз иңнәре белән күтәргән, көнне-төнгә ялгап эшләгән,  ачлык-ялангачлык  михнәтләрен кичереп тылда көч  куйган өлкәннәр – районыбызның  горурлыгы, яшь буын өчен батырлык һәм сабырлык өлгесе дә.   Фидакарь хезмәтләре белән  җиңү  көнен якынайткан  өлкәннәребез алдында без мәңге бурычлы. Гомер юлында зур сынаулар кичерсәләр дә, тормышка мәхәббәтләрен югалтмаганнар,  матур гаиләләр корып, балалар үстереп, илгә лаеклы хезмәт иткәннәр. Зур михнәтләр кичереп, соңгы көчләрен биреп безнең азатлыгыбызны, бәйсезлегебезне һәм тормышның үзен яклап һәм саклап калган өлкәннәребез олы ихтирамга һәм  хөрмәткә лаеклы. 

Бу көннәрдә Олы Шыңарда яшәүче Нурлыхода Җамалетдин кызы Җамалетдинова – 99 яшь, Миңгәр авылыннан Бибишәмсүнә Вагыйз кызы  Вагыйзова –  98, Асия Миннәхмәт кызы Кашапова – 95, Иске Икшермә авылында яшәүче Флера Харис кызы Бикбаева,  Тимершыктан Гөлҗиһан  Зиннәт кызы Гомәрова, Татар Икшермәсеннән  Хәлиулла Фәрхулла улы Фәрхуллин, Түбән Симеттән  Галимә Габдрахман кызы Галимова –94, Олы Кибәчедән Хәния Вафа кызы Зәйнетдинова, Байлар Сабасыннан Әмир Миңнехан улы Миңнеханов –90, Мәртеннән Җиһания Хәйретдин кызы  Хәйретдинова, Явлаштау авылыннан Шәмсия Ярмөхәммәт кызы Сәйфуллина, Сатыштан Хәлимә Ибраһим кызы Миннебаева  96  яшьләре  тулу уңаеннан Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның, район башлыгының  Котлау хатларын  кабул итеп алдылар. Мөхтәрәм юбилярларны башкарма комитет аппараты җитәкчесе  Ирек Гарипов,  социаль яклау  бүлеге  начальнигы Лилия Гайнетдинова,  “Балкыш” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге җитәкчесе Нияз Дәүләтшин, үзләре яшәгән җирлек башлыклары һәм элекке хезмәт урыннарыннан вәкилләр килеп тәбрикләделәр. (Фотолар һәм видео saby-rt.ru сайтында, социаль челтәрләрдә.)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев