Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Югары Утар акылга зәгыйфь балалар интернат-йортында полиция хезмәткәре белән очрашу үткәрелде

Очрашуга эчке эшләр бүлегендә хезмәт куючы вәкаләтле участок хезмәткәре Алмаз Латыйпов чакырылды.

"Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре – үз гомерләрен, мөгаен, иң борчулы, авыр һәм батыр һөнәргә багышлаган кешеләрдер. Аларның төп бурычы-закон һәм хокук тәртибен бозучылар белән көрәш, илебез гражданнарының хокукларын һәм ирекләрен саклау. Безнең балалар йорты алар белән горурлана.

Башта 2004 елда Беслан шәһәрендә булган коточкыч теракт турында эчтәлекле видео тәкъдим ителде. Алмаз Айрат улы террорчылык акты янаганда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында сөйләде. Балалар үзләрен кызыксындырган сораулар бирделәр һәм экстремизм турында белемнәре белән уртаклаштылар. Очрашудан соң «Кояш нурлары» төркеме тәрбияләнүчеләре белән эвакуация өйрәнүләре үткәрелде.

Чыганак: “Югары Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен балалар интернат йорты”дәүләт казна учреждениесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев