Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Юлбат авыл җирлегендә җыен: халык спорт һәм балалар мәй­данчыгы булдыруны сорап мө­рәҗәгать итте

Юлбат авыл җирлеге Юлбат, Тенеки, Йосыф-Алан, Калатауны берләштереп, алардагы 302 хуҗалыкта 763 кеше яши.

2022 елда җирлектә  9 бала дөньяга килгән, 9 кеше вафат булган. Дүрт яңа гаилә төзелгән, 1 пар аерылышкан.  Авыл җирлегенең гомуми кереме 4,886547 миллион сум тәшкил иткән. 2022 елда  107100 сум милек,  449600 сум җир салымы тупланган.                                             

2022 елда халыктан 230900 сум күләмендә үзара салым  тупланып, республика бюджетыннан  субсидия булып кайтканнан соң тәшкил иткән  1154500 сум  Юлбат авылының Мәктәп урамына һәм Тенеки, Йосыф-Алан авылларының  зи­ратка бара торган юлына таш юл җәюгә тотылган. Җы­енда  гражданнар Юлбат авы­лына спорт һәм балалар мәй­данчыгы булдыруны сорап мө­рәҗәгать иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев