Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Юлбат яшьләре ЗАГС эшчәнлеге белән кызыксына

Район ЗАГС бүлегенә Юлбат төп мәктәбенең укучылары экскурсиягә килде.

    Биредә алар өчен файдалы мәгълүматларга, тормыштан китерелгән мисалларга, архив материалларына бай булган очрашу уздырылды.  Балаларга оешмада теркәлә торган гражданлык хокукый актлары, архивның ничек формалашуы, никахны теркәү өчен нинди шартлар үтәлергә тиешлеге, фамилиясен, исемен яки әтисенең исемен үзгәртү өчен ниләр кирәклеген, атаны билгеләү һәм уллыка (кызлыкка) алуның нәрсә икәнлеге, алар арасында нинди аерма булуы турында тулы аңлатма бирелде.

    Укучылар шулай ук ЗАГС бүлеге белән бер бинада эшләүче “Минем документлар” Дәүләт хезмәтләре үзәге, Россия Эчке эшләр министрлыгының Саба районы буенча бүлегенең “Миграция мәсьәләләре бүлеге” һәм​ “ЮХИДИ бүлеге” эшчәнлеге белән дә таныштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X