Саба таңнары

Сабинский район

16+
Район яңалыклары

Юлбатлылар «Чернобыль кайтавазы» сәгатендә катнашты

Авылдашлары Нурмый абый Хафизов һәм Ганиев Альберт белән «Чернобыль кайтавазы» дип исемләнгән хәтер сәгате үткәрделәр.

     Юлбат мәдәният йорты, китапханә хезмәткәрләре 2026 елның 26 апрелендә Чернобыль атом электростанциясендә булган авариягә 40 ел тулу уңаеннан, фаҗига нәтиҗәләрен бетерүдә катнашкан авылдашлары Нурмый абый Хафизов һәм Ганиев Альберт белән "Чернобыль кайтавазы" дип исемләнгән хәтер сәгате үткәрделәр. 

     Чарада район башкарма комитеты исеменнән Социаль яклау бүлеге җитәкчесе Лилия Гайнетдинова һәм авыл җирлеге башлыгы Талип  Шәмсиев килгән кунакларга  изге теләкләрен җиткерде.

   Авария һәм аның нәтиҗәләрен бетерүдә йөзләгән мең янгын сүндерүче, ГО гаскәрләренең хәрби хезмәткәрләре, ГО хәрбиләштерелмәгән формированиеләре белгечләре, галимнәр,министрлык һәм ведомосте белгечләре катнашты.
 

  Һәр ликвидатор үз илен яклау өчен үз сәламәтлеген корбан итеп,югары шәхси батырлык һәм каһарманлык күрсәткән. Шулар арасында безнең авылдашларыбыз да бар. Нурмый абый 1986 елның сентябрь - декабрь айларында 82 эш көне, Ганиев Альберт 60 көн була, -дип дәвам итте  авылдашлары.

Укучы балалар кунакларны игътибар белән тыңладылар, кызыксынып сораулар бирделәр. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев