Юлларда автобуслар тикшерелә
Дәүләт автоинспекциясенең Саба бүлекчәсе “Автобус” оператив-профилактика операциясенә кушылды
Дәүләт автоинспекциясенең Саба бүлекчәсе “Автобус” оператив-профилактика операциясенә кушылды
Юлларда тәртип сакчылары 14еннән 23 апрельгә кадәрге чорда пассажирлар, ул исәптән балаларны оештырылган төркем белән йөртү белән шөгыльләнүче җәмәгать транспортын тикшерәчәк. Автобусларның техник торышы көндәлек контрольдә булачак. Аларда юл хәрәкәтендә катнашуга рөхсәт алуны раслаучы гамәлдәге диагностик картаның булуына, пассажирлар йөртү өчен лицензиянең, йөртүчеләрнең куелган таләпләргә туры килүенә, шулай ук вазифаи затларның машина йөртүчеләргә рейска кадәр медицина тикшерүе уздыруның куелышына аерым игътибар бирә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев