"Кабак түти маҗаралары"
29 сентябрь көнне яшелчәләр "патшабикәсен" мул үстерүчеләр Кызыл Мишә мәдәният йортына агылды. "Кабак түти маҗаралары" дип исемләнгән конкурслы күңел ачу программасы быел беренче тапкыр үткәрелде.
Әлеге бәйгедә катнашучылар төрле номинацияләр буенча көч сынаштылар. Шигырь, җыр сәнгатен яратучылар да үз көчләрен сынадылар. Уңган хуҗабикәләребез кабактан төрле ризыклар әзерләделәр, берсеннән-берсе уздырып кызыклы композицияләр ясадылар. "Үзенчәлекле кабаклар" һәм "Зур кабаклар " күргәзмәләре дә тамашачаны үзенә җәлеп итте. Тамашачылар белән үткәрелгән күңелле уеннар концерт номерлары, кабак турында сәхнәләштерелгән күңелле күренешләр белән үрелеп барды. Бәйрәм күтәренке рухта узды.
Фото: saby.tatarstan.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
 
                                                
                        
                    

 
                       
                     
                       
                     
                       
                     
                       
                     
                       
                     
                                        
        
Нет комментариев