Кемгә бәйрәм, кемгә әйрән дигәндәй, узып киткән Яңа ел бәйрәме ялларында кайбер йөртүчеләр исерек хәлдә руль артына утырудан тарсынмаганнар.
Нәтиҗәдә алар үзләренең тормышында кара тап калдырдылар. Ял көннәрендә 2 йөртүче исерек хәлдә автомобильләре белән идарә итүгә батырчылык иткән. Шуларның берсен ЮХИДИнең район бүлекчәсе хезмәткәрләре 3 гыйнварда туктаталар. Гыйнварның икенче көнендә үк районда балалар катнашында юл-транспорт вакыйгасы да теркәлде. Сабаның Гали Закиров урамында кичке сәгатьләрдә чит ил һәм “Лада Гранта” автомобильләре бәрелешүдән салондагы 12 яшьлек бала тән җәрәхәте ала. Шулай ук 4 яшьлек сабыйга да зыян килә. Авариянең сәбәбе – кагыйдәне бозып каршы полосага чыгу. Юлларда һәрвакыт аек, уяу һәм игътибарлы булсак иде.


Нет комментариев