Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

ХАЛЫК ҮЗ СҮЗЕН ӘЙТТЕ

Районда 28 гыйнвардан 12 февральгәчә район җитәкчелеге, хезмәт күрсәтүче учреждениеләр вәкилләре 20 җирле үзидарәдә халык белән очрашулар үткәрделәр.

Җыеннарның соңгылары сишәмбе Юлбат авыл, Саба шәһәр җирлекләрендә узды. Борчыган мәсьәлә булганда, гражданнар җыеннарны көтеп тормый, билгеле. Мисалга, Саба шәһәр җирлеге Советына 2018 елда төрле эчтәлектәге сораулар белән 2986 кеше мөрәҗәгать иткән, 128 язмача гариза кергән. Аларның күбесе хәл ителгән. Шулай ук былтыргы җыенда бирелгән сораулар да кәгазьдә генә калмаган. Аерым алганда, Сабаны Тимершык ягыннан урап уза торган юл буйлап җәяүлеләр сукмагы (басма) салынган, сәләтле балалар мәктәбе каршындагы юлга җәяүлеләр сукмагы ясалган, кисәтү билгесе куелган, гимназиядә I һәм V сыйныфларда малайлар һәм кызлар бергә укый башлаган. Әмма докладчы – җирлек башлыгы урынбасары Расих Хәсәнов билгеләп үткәнчә, култыксалы җәяүле сукмагы эшләнүгә карамастан, олысы да, кечесе дә машина юлы читеннән йөрүне дәвам итә. Шулай ук кыз-малайлар сыйныфын берләштерүнең дә өлгерешкә тискәре йогынты ясамаска тиешлеге әйтелде..

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев