Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Килдебәк авылында яшәүче тыл ветераны Гыйлязетдинова Зәкия Муллахмәт кызына - 90 яшь

17 нче гыйнвар көнне Килдебәк авылында яшәүче тыл ветераны Гыйлязетдинова Зәкия Муллахмәт кызы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Зәкия әби ТАССРның Саба районы Килдебәк авылында 1929 нчы елның 17 нче гыйнварында дөньяга килгән.Үзенең хезмәт юлын ул 1942 нче елда колхозда башлап җибәргән. Ә 1949 нчы елда аңа вербовка белән Себергә китергә туры килә. 1952 нче елга кадәр Зәкия әби тайгада агач әзерләүдә эшли. 1952 нче елда туган ягына кайтып, 1957 нче елга кадәр Саба леспромхозында хезмәт куя. Себердә эшләгәндә Зәкия әбинең аякларына салкын тия һәм әлеге салкын тию гел үзен сиздереп тора. Шул сәбәпле ул 1957 нче елда Ташкент якларына китә. Ташкентта Зәкия әби төзелештә һәм завотта эшли. 1984 елда пенсиягә чыга. 1998 нче елда Зәкия әби улы Зариф белән туган авылына кайтып туган нигезендә яңа йорт торгызып, матур гына яшәвен дәвам итә.

         Зәкия әбине 90 яшь тулу белән котларга Саба муниципаль районының Башкарма комитетының аппарат җитәкчесе М. Р. Каримов, Саба муниципаль районы социаль яклау бүлеге җитәкчесе М. М. Хуҗин һәм Килдебәк авыл җирлеге башлыгы Н. Н. Заһидуллин килделәр. Алар Зәкия әбигә Россия Федерациясе Президенты В. В. Путинның котлау хатын, Саба  муниципаль районы башлыгы Р. Н. Миннихановның махсус бүләген тапшырдылар һәм сәламәтлек, изге теләкләр теләделәр.       

Фото: http://saby.tatarstan.ru

http://saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев