Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Китапханәгә бөтен гаилә белән

«Китапханәгә бөтен гаилә белән» акциясе кысаларында 14 гыйнварда Шәмәрдән балалар китапханәсендә Искечә Яңа елга багышланган «Яңа ел открыткасы» дигән мастер-класс узды.

Чара башында балалар китапханәсе мөдире Галиакберова Р.Х. барлык катнашучыларны Искечә Яңа ел бәйрәменең барлыкка килү тарихы белән таныштырды. Чарага чакырылган остаз Юнысова А. К., үз чиратында, балаларга скрапбукингның нәрсә икәнен һәм инде XVIII гасырда аристократ гаиләләреннән булган ханымнарның махсус кәгазьдән альбомнар ясавын, аларны бау, бусы һәм атлас тасмалар белән открыткалар да ясауларын әйтеп үтте. Алсу Камил кызы балаларны «скрапбукинг» стилендәге открыткалар ясауның серләренә сабырлык белән өйрәтте. Мастер-класста катнашучылар биремне уңышлы үттеләр, открыткалар бик матур булып чыкты. Чарадан соң катнашучыларның күбесе китаплар алдылар һәм яңа төрле мастер-класслар оештыруны сорадылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев