Көек авылы клубындагы мини музейга рәхим итегез
Көек авылы клубында борынгы көнкүреш почмагын гәүдәләндергән мини - музей булдырылган.
Көек авыл клубы мөдире Рөстәм Фәйзетдинов тормыш иптәше белән берлектә, борынгы әйберләр музеен булдыру нияте белән авылдашлары арасында борынгы көнкүреш әйберләрен җыюны игълан итәләр. Бу тәкъдимгә күпләр кушыла. Хәзер музейда халкыбызның күңел бизәкләрен чагылдырган дистәләгән экспонат саклана.
Бу экспонатлар аша үткән гасыр кешеләренең ничек яшәгәнлекләрен күзалларга була. Музей даими рәвештә тулыланып тора.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев