Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Көек авылында яшәүче Әлфия Низамиева 90 яшьлек юбилее уңаеннан котлаулар кабул итте

Юбилярны район башлыгы исеменнән социаль яклау бүлеге җитәкчесе Лилия Гайнетдинова, Тимершык авыл җирлеге башлыгы Айдар Хаҗиев, «Көек» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте җитәкчесе Фәнис Хурамшин тәбрикләде.

  Әлфия Рамазан кызы Низамиева 1934 елның 4 нче июлендә Көек авылында дөньяга килә. Аңа тумыштан ятимлек ачысын татырга насыйп була, ул туганчы әтисе каты авырудан бакыйлыкка күчә. Бала чагы авырлык белән үтә, ятимлек, ачлык, сугыш еллары... Сугыш башланганда аңа җиде яшь була.

1941 нче елда Көек башлагыч мәктәбенә укырга керә, 4 класс белем ала. Шул ук вакытта әнисенә ияреп төрле эшләрдә катнаша.

14 яшендә читкә эшкә чыгып китә. Калининград өлкәсендә хезмәт итә, торф чыгаралар, вагон бушаталар. Ике ел шунда үтеп китә. Аннан кайткач, сарык фермасына эшкә керә. Кул белән тирес чыгару, төнлә барып бәкәйләр имезү, сарыклар бәкәйләтү аның өстендә була.

1952-1957 нче елларда Көек фермасында таналар карый.

1957 елда Көек авылы егете Нурулла белән гаилә корып җибәрәләр, 38 ел тигез гомер итәләр.

1958 нче елда ул кабат торф чыгарырга тормыш иптәше белән чыгып китә. Аннан кайткач, хезмәт юлын колхозда дәвам итә. Шулай ук төрле эшләрдә эшли, клубта хезмәт куя. Лаеклы ялга чыкканчы фермада сыер сава. 55 яшендә кырык ике еллык хезмәт юлы үткән була.

1958 нче елда уллары Илгизәр дөньяга килә. Ул бүгенгесе көндә Чаллы шәһәрендә гомер итә. Тормыш иптәше Нурия  белән ике кыз тәрбияләп үстерә.

1962 елда кызлары Гөлфия туа. Гөлфия тормыш иптәше Мөнир белән Сабада яши, өч кызга тормыш бүләк итә.

1967 елда улы Марсель туа. Бүгенгесе көндә төп нигездә тормыш иптәше Гөлфия белән гомер итәләр, ике кыз, бер ул тәрбияләп үстерәләр.

Әлфия әби бүгенгесе көндә төпчек улы Марсель белән Гөлфия тәрбиясендә Көек авылында гомер кичерә. Аның сигез оныгы, сигез оныкчыгы бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев