Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

«Кояш калыккан көннәрнең иң яхшысы - җомга көн»

«Җомга көнне барлык догалар да кабул кылына торган сәгать бар. Аларның берсе дә Аллаһы Тәгалә тарафыннан кире кагылмый.

Мөхәммәд Пәйгамбәр (с.г.в.с.) әйткән: «Кояш калыккан көннәрнең иң яхшысы - җомга. Бу көнне Аллаһы Тәгалә Адәм галәйһиссәләмне яралтты, шул көнне анны җәннәткә кертте һәм шул ук көнне аннан сөрде. Ахырзаман да нәкъ менә шушы көнне җитәчәк». Менә ни өчен мөселманнар җомгага аерым мөнәсәбәттә тора.

Мөхәммәд Пәйгамбәр (с.г.в.с.) тагын болай дигән: «Җомга көнендә бер вакыт бар, әгәр дә шул вакытта намаз укучы мөселман кешесе Аллаһтан берәр хәерле нәрсә сораса, Ул аңа аны бирәчәк». Бу көнне, гыйбадәт һәм изге гамәлләр кылган өчен әҗер-савабын күп мәртәбәләр арттырып, Аллаһы Тәгалә үзенең рәхим-шәфкате белән дин тотучыларга Кыямәт көнендә үлчәү тәлинкәсен игелек тарафына күчерү мөмкинлеген бирә.


Мөселман кешесе һичьюгы атнага бер тапкыр булса да мәчеткә барырга, җомга намазы укырга, хөтбә тыңларга тиеш дип санала. Бер сәбәпсез җомга гыйбадәтен калдыру - зур гөнаһ. Күмәкләп укыла торган җомга намазы мөселманнарны берләштерә һәм якынайта. Ул намаз укучы һәр кешегә үзен бердәм һәм көчле өммәтнең бер өлеше дип хис итәргә мөмкинлек бирә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев