Укучыларның ял һәм хезмәт чиреге дәвам итә
Кояшкай лагереның «Оста Саба» сменасын ябу тантанасы булды. Лагерьдә районыбызның төрле авылларыннан 75 бала ял итте. Смена 21 көн дәвам итте. Лагерьда балалар төрле юнәлешләр буенча мастер-классларда шөгыльләнде (робототехника, мозаика, агачтан эшләнмәләр ясау, график дизайн, чигү-тегү, кул эшләре һәм башкалар), спорт юнәлешендәге һәм мәдәни чаралар үткәрелде. Смена барышында "Яшь оста" һөнәрләр бәйгесе, туристлар слеты да узды.
Ябылу тантанасында балалар концерт номерлары әзерләделәр, кул эшләреннән күргәзмә оештырдылар.
Нет комментариев