Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

«Кояшкай» район балалар думасы активистларының район советы утырышы узды

Утырыш кысаларында «Сәләт – Саба» клубының тантаналы ачылышы да булды.

Балалар иҗат үзәге базасында «Кояшкай» район балалар думасы активистлары район советының чираттагы утырышы узды. Активистлар уку елына эш планы турында сөйләшү өчен түгәрәк өстәлгә җыелдылар. Мәктәп укучыларының үзидарә органнары вәкилләре эшләрне планлаштыру һәм оештыру буенча тәҗрибә уртаклаштылар, мәктәптә үзидарә модельләре турында фикер алыштылар.

Утырыш кысаларында «Сәләт – Саба» клубының тантаналы ачылышы булды. «Сәләт Саба» клубының максаты-активлык үзәкләрен формалаштыру һәм фәнни, мәгариф, мәдәни һәм спорт проектларын тормышка ашыру аша Сәләт берләшмәсе әгъзаларын берләштерү.

Активистлар өчен шулай ук интеллектуаль уен үткәрелде. Очрашу ахырында активистлар бию флешмобы оештырдылар

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев