Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Коллегаларыбыз ГТО тапшыруда "Алтын билге"ле булды

 Сабада   чаңгы   сезоны ачылыр   алдыннан  “Саба дулкыннары” телерадиокомпаниясе   хезмәткәрләрен ГТО  комплексы билгеләре  белән  бүләкләделәр.

 Сабада   чаңгы   сезоны ачылыр   алдыннан  “Саба дулкыннары” телерадиокомпаниясе   хезмәткәрләрен ГТО  комплексы билгеләре  белән  бүләкләделәр.  

“Чаңгы спорты  белән  дус  булмаган кеше  ГТОның теге  яки  бу  билгесенә  ия  була   алмый. “Саба дулкыннары” журналистлары  нормативлар тапшырырга  ике  ай   алдан   әзерләнделәр.  Ике  айдан соң без  килеп тестлар   үткәрдек һәм нәтиҗәләре дә  уңай.   Барысы да  “Алтын  билге”гә  ия икәнен   күрсәтте   Эшләре  дә  шундый:  гел  алтын белән  бәяләрлек.  Алар  гел  гел  хәрәкәттә, һәрчак  спортчылар   янында. Эшләре  моннан  соң да һәрчак  уң булсын”,–

диде  яшьләр  эшләре  һәм  спорт   бүлеге начальнигы  Ирек Гарипов  һәм Гөлшат Галиәкбәровага,  Хания  Вәлиевага,  Илүзә Вилдановага,  Илдус  Әхмәтвәлиевка,  Гөлназ  Вахитовага,  Райлә Галәвинага,   коллектив  җитәкчесе Әлфия  Мөбарәковага  ГТОның  Алтын  билгеләрен  тапшырды.   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев