Саба таңнары

Сабинский район

16+
Район яңалыклары

Коммуналь хезмәтләргә бурычлылар Яңа елга әҗәтләрсез керергә ышандырды

Коммуналь хезмәтләр өчен гражданнарның түлиселәре 3,4 миллион сум тәшкил итә

Прокуратура бинасында торак-коммуналь хезмәтләр өчен гражданнарның җыелган бурычларын түләттерү ведомствоара эшче төркеме киңәшмәсе булды. Көн тәртибенә  куелган мәсьәлә буенча иң элек Саба  күптармаклы  җитештерү  предприятиесе  директоры Раил Йосыпов  чыгыш ясады. Ул гражданнарның коммуналь хезмәтләр өчен  бурычларын түләтү буенча проблема саклануын, халык арасында аңлату эше алып барылуын билгеләп  үтте.  Шулай да, халыкның торак-коммуналь хезмәтләр өчен гомуми бурычы 1,8 миллион  сумга җиткән. Шәмәрдән күптармаклы җитештерү  предприятиесе хезмәт   күрсәткән авылларда  яшәүчеләр арасында да әҗәтлеләр  шактый. Бу хакта  хуҗалык җитәкчесе  Альмир Шәйхетдинов белдерде. Коммуналь хезмәтләр өчен гражданнарның бурычы 1,6 миллион сум тәшкил итә.

   Район прокуроры Раил Шәймәрданов үз чыгышында Саба җитештерү предприятиесендә  бурычлылар белән судка кадәрге  профилактика чараларының тиешенчә алып барылмавын, дәгъва гаризасы бирүнең җитәрлек дәрәҗәдә булмавын әйтеп үтте һәм бу юнәлештә эшне көчәйтергә кушты.  Киңәшмәгә әзерлек  барышында әлеге предприятиенең 3 кулланучысы коммуналь хезмәтләр буенча 36 мең сум бурычларын каплаган.

 Прокурор шулай ук торак законнары таләпләрен аңлатты. Әйтик, әҗәтлеләр  6 айдан артык сәбәпсез рәвештә торак һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләүне башкармыйлар икән, алар суд тәртибендә социаль наем килешүе белән башка яшәү  урыны биреп, торактан  чыгарылырга  да мөмкин.

 Көн тәртибе буенча  Саба муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Марат Багманов сүз алып, торак-коммуналь хезмәтләр буенча бурычларны түләтү эшен активлаштырырга чакырды. ПЖКХ идарәче компаниясе коммерция директоры А.Натфуллин  аңлатканча, 2019 елдан каты көнкүреш  калдыклары белән эш итү буенча хезмәтләр өчен халыкның бурычын киметү максатларында 4,6 миллион сумлык 493 дәгъва бирелгән, судка 207220 сумлык 15 гариза җибәрелгән.

  Бурычлары булган гражданнар тыңланып, алар  агымдагы елның 25 декабренә әҗәтләрен  капларга  һәм  ай  саен коммуналь хезмәтләргә түләп барырга ышандырдылар.   Киңәшмәгә  куелган мәсьәлә буенча  карар кабул ителде.

Ләйсән Гаффарова,

 район покуроры  ярдәмчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев