Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Конкурс җиңүчеләрен редакциягә чакырып тәбрикләдек

 “Әти-әни, ял итегез, мин барын да булдырам!” фотоконкурсының җиңүчеләрен редакциябезгә чакырып тәбрикләдек.

Конкурста иң күп тавыш җыйган Маннанов Самат, Һадиев Самир, Шәмсевәлиев Азиз,  Шәйхуллина Мәрьям, Кашапов Раяз, Мөбарәков Илдан  фотолары җиңүчеләр дип табылды һәм иганәчеләребез  Сабадагы “Автосервис” (Г.Кутуй урамы,48 йорт)  хуҗасы Айдар Шәвәлиев һәм татлы ризыклар- тортлар әзерләүче Айгөл Мәгъсүмова кулыннан 2000,1500,1200,1000 сумлык сертификатлар алдылар. Җиңүчеләрне чын күңелдән котлыйбыз һәм конкурста катнашканнары өчен зур рәхмәтләребезне җиткерәбез. Тәбрикләү чарасы турында тулырак газетабызның алдагы саныннан укый алырсыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев