Көрәшчеләребез Бөтенроссия турнирында уңышлы чыгыш ясады
Ярышта республиканың 18 районыннан һәм Россиянең биш төбәгеннән 250 көрәшче катнашты
Бүген Зәйдә Ринат Фәрдиев истәлегенә уздырылучы Бөтенроссия көрәш турниры тәмамланды. Ярышта республиканың 18 районыннан һәм Россиянең биш төбәгеннән 250 көрәшче катнашты. Саба районы яшүсмерләр һәм ир-атлар командалары да турнирда уңышлы чыгыш ясадылар һәм призерлар булдылар. Зурлар арасында Ильяс Хуҗиәхмәтов (Олыяз) 100 килограммга кадәрге үлчәүдә 3нче урынны алды. Балалар арасында үз үлчәү категорияләрендә Тимерхан Әхмәтов (50 кг.) -2нче, Риназ Гарипов (50 кг., Иләбәр) Инсаф Әхмәдуллин (65 кг., Югары Симет) 3нче призер булдылар. Тренерлары Данис Закиров, Илдар Ермолаев, Делюс Закиров. Шулай итеп, көрәшчеләребез 4 ноябрьдә “Саба таңнары” газетасы призына үткәреләчәк турнир алдыннан көчле көндәшләр белән бил алышып, яхшы күнегү алдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев