Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

“КӨЗГЕ КАНИКУЛ” ОПЕРАЦИЯСЕ

30 октябрьдән укучыларның көзге каникулы башланды. Балалар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү максатыннан ЮХИДИнең район бүлекчәсе “Көзге каникул“ профилактик операциясе башлануы турында кисәтә.

Ноябрь – елның иң караңгы ае. Яктылык кайтаргыч элементы булмаган кеше йөртүчегә ерактан ук күренми. Быел республикада тәүлекнең караңгы вакытында 42 авариядә 41 бала имгәнгән, берсе үлгән. Машина бәргән 39 баланың киемендә яктылык кайтаргыч булмаган. Шуларның исәпкә алып, 6 ноябрьгә кадәр ЮХИДИ хезмәткәрләре рейдлар уздыралар. Чарага юл хәрәкәтенең яшь инспекторлары да (ЮИД) тартылачак. Һәр кагыйдә бозу очрагы турында бала укыган мәктәпкә, ата-анасына, гаиләсенә хәбәр ителәчәк.

Фото: twitter.com/mikhailz_71

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев