“Көзге каникуллар” чарасы бара
Татарстан Республикасы территориясендә 2024 елның 21 октябреннән балаларның юл-транспорт имгәнүләрен профилактикалауга юнәлдерелгән киң масштаблы «Көзге каникуллар» чарасы бара.
ГАИның район бүлекчәсе инспекторлары яшь инспекторлар отрядлары, педагоглар, ата-аналар комитетлары, «Ата-ана патруле» һәм «Әтиләр патруле» инициативалы төркемнәре, шулай ук «Беренчеләр хәрәкәте» иҗтимагый оешмасы белән берлектә юл йөрү кагыйдәләрен бозу очракларын кисәтә. Юлларда тәртип сагында торучылар көннең кыскара баруы шартларында транспорт чараларын йөртүчеләрне аеруча игътибарлы булырга, балаларны һәм өлкәннәрне яктылык кайтаргыч элементлардан йөрергә чакыра.. Хокук бозулар турындагы мәгълүмат балаларның уку урыннарына профилактика эше алып бару өчен тапшырылачак.
2024 елның 9 аенда Татарстан Республикасы юлларында балалар катнашында 329 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 10 бала һәлак булган һәм 352се яраланган. Транспорт чараларында балаларны йөрткәндә килеп чыккан аварияләр аеруча борчылу тудыра. Ел башыннан районда 3 пассажирның гомере өзелгән. Чара 6 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев