Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Кунакка кайткан җиреннән сугышка киткән

#МойГеройМояСемья #МинемГеройМинемГаилә флешмобына кушылырга чакырабыз

  Минем дәү әтием Салаватуллин Хәлим Салават улы Апас районы Кызыл Тау авылында 1909 елда туган. Гаиләсе белән ул Мәскәү өлкәсендә яшәгән. 1941 елны җәйге ялга туган авылына кайткан булган һәм шуннан сугышка алынган. Бөек Ватан сугышында 48 номерлы инженер-сапер бригадасында хезмәт иткән, кече сержант.  Дәү әти турында мәгълүмат бик аз. Шулай да күптән түгел архив документларында менә нинди фактларга юлыктык:

 “Сапер 3 роты 48 понтонно- саперного батальона , младший сержант Салаватуллин Халим награжден зато, что он под сильным огнем противника разминировал проходы и заминировал уязвимые участки, поставив и обезвредив около 500 мин. В момент прорыва обороны противника подорвал проволочное заграждение и обеспечил проход для атакующей пехоты. В момент атаки сопровождал танки и открыл интенсивный огонь из своей винтовки, уничтожил несколько фашистов и взял в плен 3 солдат противника”.

      Әлеге  сугыштагы батырлыгы өчен “За отвагу” медале белән бүләкләнгән.
  Дәү өтием 1943 елның 2 маенда вафат булган. Харьков өлкәсенең Волчанка районы, Синельниково хуторында җирләнгән. Дәү әнием Гайшә ике улын ялгызы тәрбияләп үстергән. Бүгенге көндә алар барысы да мәрхүмнәр инде. Дәү әтиемнең бүгенге көндә нәсел дәвамчылары -  5 оныгы, 15 оныкчыгы бар.
Хыялым дөньялар тынычланып, кайчан да булса дәү әтием җирләнгән урынга барып, каберенә  зиярәт кылу. Ватанын, туган җирен саклап шәһит киткән Хәлим Салаватулла улының урыны җәннәттә булсын иде  дип дога кылабыз.
#МойГеройМояСемья #МинемГеройМинемГаилә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X