Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Күп сынаулар күргән Зәкиябану әби

Бу көннәрдә Эзмә авылында яшәүче Зәкиябану Фазлый кызы Фазлыева 95 яшьлек олы юбилее уңаеннан Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Котлау хатын кабул итеп алды. Мөхтәрәм юбилярны «Игенче» җәмгыяте җитәкчесе Алмаз Зарипов, социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гайнетдинова, Эзмә авыл җирлеге башлыгы Райнур Әхмәтов тәбрикләде.

 

Зәкиябану  Фазлыева Иләбәр авылында ту­ган. Шекше авылында җидееллык мәк­тәпне тәмамлый. Әтисе оста тегүче бу­ла,  әнисе, йөрәк авыруы сәбәпле, бик ир­тә дөньядан китә.  Бер ваемсыз уйнап йөр­гән җирдән сугыш башланган дигән хә­бәрне ишетүен бүген дә тетрәнеп искә ала Зәкиябану әби.  Шушы көннән бөтен  олылар эше балалар җилкәсенә кала. 1950 елда  Эзмә авылыннан сугышта йөреп кайткан  Нәкыйп исемле егет белән язылышып Казахстанга эшкә китәләр. Монда Наил һәм Рафаэль исемле малайлары туа, алар кыска гомерле булалар. Озакламый Свердловск өлкәсенең Түбән Тура шәһәренә күченеп китәләр. Анда Ринат, Әлфия, Гөлсинә дөньяга килә. Озакламый Эзмә авылына кайтып төп­ләнәләр. Биредә кызлары Гөлфия туа. Зәкиябану әби тумыштан авыру булган кызын да карап соңгы юлга озата.  Алар  Нәкыйп абый белән  55 ел гомер кичерәләр.  Зәкиябану Фазлыева  бүгенге көндә махсус программа нигезендә салынган  бөтен уңайлылыклары булган йортта гомер кичерә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев