Кырбаш авылында Питрау бәйрәме
20 июль көнне Шәмәрдән авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре Кырбаш авылында Питрау бәйрәмен үткәрүдә актив катнаштылар.
Чара кыска гына сюжетлы сәхнәләштерелгән тамаша белән башланып китте. Анда җиләк җыю күренеше һәм керәшен халкының йола, гореф-гадәтләре күзәтелде. Авыл җирлеге башлыгы А.Н.Гәрәев авыл халкын һәм кунакларны әлеге бәйрәм белән котлады. Кырбаш авыл клубы мөдире Надя Черненко авылдашларын коймак һәм конфет белән сыйлады. Концерт номерлары кызыклы уеннар белән үрелеп барды. Бәйрәм дискотека белән тәмамланды.
Фото: http://rdk-saby.do.am
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
 
                                                
                        
                    

 
                       
                     
                       
                     
                       
                     
                       
                     
                       
                     
                       
                     
                       
                     
                                        
        
Нет комментариев