Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Кырбашта Питрау бәйрәме булды

Питрау - керәшеннәрнең иң мөһим йола-бәйрәмнәренең берсе. Ул җәйнең иң уртасына туры килә һәм яңа календарь циклына күчүне аңлата.

Узган җомгада Кырбашта  Питрау  үзгә төсмерләргә баетылып, киң масштаблы халык бәйрәме буларак узды. Питрауны  Изге апостоллар Петр һәм Павелны искә алу көнен барлык православие динен тотучылар да билгеләп үтә. Бәйрәм  халык  җырлары  һәм  биюләре белән  башланып  китте. Программа эчтәлекле һәм  бай  иде. Балалар да,  олылар да  капчык  киеп,  кашыкка  йомырка  салып, бака  аягы  киеп  йөгерүдә һәм башка  уеннарда  актив  катнаштылар,  сумо һәм татарча   көрәш  ярышлары  да булды. Самавырда  чәй  канады, белен пеште. Питрау  бәйрәме белән авыл халкын һәм кунакларны Шәмәрдән авыл җирлеге башлыгы Айдар Гәрәев  котлады. Соңынннан  яшьләр өчен дискотека булды. Тамашачылар  оештыручыларга матур бәйрәм өчен   рэхмэт сүзләре әйттеләр. Питраудан барысы да канәгать   калды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев