Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Кыш бабайлы бәйрәм

Редакциябез 21 декабрь көнне тагын кунаклар кабул итте. Бу көнне «Хуш киләсең, Яңа ел!» дип аталган видеобәйге җиңүчеләрен тәбрикләргә Кыш бабай белән Кар кызы да килгән иде.

Бәйгегә Яңа елның иң гүзәл мизгел­ләрен чагылдырган тугыз видеоязма кабул итеп алынды. Алар арасында кышкы сихри табигать cурәтләнгән матур шигъри тәлгәшләр, биюләр, Кыш бабайның Сабабыз буйлап сәяхәте, Яңа елга әзерлек һәм башка күңелле мизгелләр урын алган иде. Нәни дусларыбыз– Шәмәрдән «Үсеш» лицееның 1В сыйныф укучылары барысы бергә катнашып, чыршы тирәли әйлән-бәйлән әйләнгән видеоларын юллаганнар. Курсабаш коррекцион мәктәбе укучысы Константин Орехов Яңа елга багышланган матур җыр бүләк иткән. Барлык видеоязмалар белән танышканнан соң, Байлар Сабасыннан Сәидә Ибраһимова, Нариман Валеев, Казан шәһәреннән Зәмирә Госманова һәм Саба урта мәктәбе укучысы Лиана Тимергалиева юллаган видеоязмалар иң яхшылары дип танылып, алар «Саба таңнары» газетасына 2023 елның яртыеллыгына абүнә белән бүләкләнделәр. Җиңүчеләрне «Саба таңнары» газетасы баш мөхәррире Рөстәм Исмәгыйлов тәбрикләп, алдагы бәйгеләрдә дә актив булуларын теләде. Кыш Бабай һәм Кар Кызы  бәйгенең һәр катнашучысына иганәчебез  – «Сабинский РСУ» җәмгыятенең Яңа ел күчтәнәчләрен өләште. «Без һәрбер бәйгедә катнашырга тырышабыз. Узган ел республика күләмендә узучы «Укучы әни» конкурсында катнашып, икенче урынны яулаган идек.  Кызым –миңа, мин– аңа идеялар бирәбез. Күмәкләшеп эшләргә тырышабыз. Ике кешенең фантазиясе бергә кушылгач, тагын да баерак, үзенчәлеклерәк килеп чыга. Әлеге видеода Кыш бабайның Саба буйлап сәяхәтен сурәтләдек. Һәр тарафта  кышкы сыннар, әкияти шәһәрчекләр булдыру өстендә эш гөрли иде. Кыш бабайны шулар белән таныштырып чыктык», – ди Лиананың әнисе Ландыш Тимергалиева.

Нәни Зәмирәнең бүләген Эзмә авылында яшәүче әбисе Фаягөл Госмановага тапшырдык, Фаягөл ханым дүртенче оныгының уңышына шат булуын әйтте. Шәмәрдән «Үсеш» лицееның 1В сыйныф укучылары Кыш бабайга матур биюләрен, җырларын да бүләк иттеләр. 

Кыш бабай һәм Кар Кызы илләребезгә иминлек, балаларның һәрвакыт шат авазлары гына яңгыравын теләде.

Бәйрәмнән фоторепортаж

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев