Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

“Кышкы каникуллар” чарасы башланды

Саба районы территориясендә агымдагы елның 21 декабреннән 2023 елның 8 гыйнварына кадәр балаларның юл-транспортта имгәнүен профилактикалауга юнәлтелгән “Кышкы каникуллар” чарасы үтә.

 

Саба районы  территориясендә агымдагы елның 21 декабреннән 2023 елның  8 гыйнварына кадәр  балаларның юл-транспортта имгәнүен профилактикалауга юнәлтелгән “Кышкы каникуллар” чарасы үтә.  “Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгының дәүләт автоинспекциясе мәгълүматлары буенча, 2022 елның 11 аенда Татарстан юлларында 379 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән,  анда  11  баланың,  шул  исәптән  6  бала пассажирның гомере өзелгән һәм 400е төрле тән җәрәхәтләре алган. Чара барышында балаларны утыртып йөртү кагыйдәләрен бозуны профилактикалауга игътибар көчәйтелә. Юл хәрәкәте кагыйдәләренә әһәмият бирмәгән кече яшьтәге җәяүлеләр дә дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре игътибарыннан читтә калмый”, – дип сөйли ЮХИДИнең район бүлеге начальнигы Марат Гаязов.

Балалар тарафыннан юлны аркылы чыгу кагыйдәләрен бозу фактларын полицейскийлар юл хәрәкәтенең яшь инспекторлар отрядлары, педагоглар, ата-аналар комитетлары, гражданнарның “Ата-аналар патруле”, “Әтиләр патруле” инициативалы төркемнәре, шулай ук “Мәктәп укучыларының Россия хәрәкәте” иҗтимагый оешмалары белән берлектә кисәтәчәкләр. Хокук бозулар турындагы мәгълүматлар, профилактик эшләр уздыру өчен, җәяүлеләрнең уку урынына биреләчәк. Полиция хезмәткәрләре белем бирү оешмаларында укучылар һәм аларның ата-аналары белән профилактик әңгәмәләр үткәрәчәк. Автотранспорт предприятиеләрендә һәм башка оешмаларда да тематик  лекцияләр оештырылачак. Районның  ЮХИДИ  бүлеге  хезмәткәрләре  юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысын да чиктән тыш игътибарлы, сак булырга һәм яктылык кайтаргыч әйберләрдән файдаланырга өндиләр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев