Кызыл Мишәдә  хәрбиләребез өчен маскировка челтәрләре үрәләр
Район яңалыклары

Кызыл Мишәдә хәрбиләребез өчен маскировка челтәрләре үрәләр

Маскировка челтәрләре сугышчыларны, коралларны, хәрби техниканы һәм башка мөһим объектларны маскировкалау өчен кулланыла.

Әлеге мөһим эш Кызыл-Мишә авылы мәдәният йортында башкарыла. Бу эшкә хатын-кызлар һәм ир-атлар җәлеп ителгән. Маскировка челтәрләре СВОдагы егетләребезгә әзерләнүче гуманитар ярдәм белән китәчәк. "Мондый авыр вакытта без берләшергә һәм солдатларыбызга ярдәм итәргә тиешбез.Исән сау гына кайтсыннар"- диләр бу изге эшне башкаручылар.


Нет комментариев