Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Кызыл Мишә авылында Каз өмәсе үтте

Йорт хуҗалары милли кием һәм гореф-гадәтләргә өстенлек биргән.

Саба районы Кызыл Мишә авылында милли гореф-гадәтләрнең берсе Каз өмәсе үтте. Нигъмәтҗановлар йортында әлеге йоланы күмәк хезмәт һәм бәйрәм рәвешендә уздырдылар.

Йорт хуҗалары быел утыз каз үстергән. Аларны йолкып, эшкәртү эшләренә, елдагыча, Казан һәм Чаллыдан да туганнарын чакырган. Нигъмәтҗановлар һәм Гаттаровларда гомер-гомергә туганнар белән күмәкләшеп эшләү гадәте бар. Тик быел төп үзенчәлек буларак, милли киемнәргә өстенлек бирелгән.

«Төп йортта әти-әниебез Зәләфрүз һәм Тәлгать Гаттаровлар да исән-сау гомер кичерә. Әниебез, 15 онык һәм 16 оныкчык әбисе Зәләфрүз бу эштә бала-чагаларны да катнаштырырга өндәп, милли гореф-гадәтләрне каннарына сеңдереп тәрбияләргә ярдәм итә. Шуны күздә тотып, милли киемнәр белән, җиренә җиткереп оештырырырга тырыштык», — ди йорт хуҗабикәсе Дилбәр Нигъмәтҗанова.

Балалар каз йолкуда да, әниләре эчке әгъзаларын алып чистарткач, канат-тәпи, муеннарны матур итеп бауга тезүдә дә катнашты. Иң күңелле эш канат сызыру булды. Казларны юарга чишмәгә төшкәндә, бала-чаганың алданрак юлга каурый чәчеп бару гадәте бар. Бу киләсе елда каз бәбиләре тагы да күбрәк булсын, дигән ният белән эшләнә. Балалар чишмәгә төшкәндә, юлларга шул каурыйларны чәчте.

Каз өмәсе каз маенда пешерелгән коймак, каз ашы һәм каз бәлеше ашау белән тәмамланды.

Фото: Гульнар Гарифуллина

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев