Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Кызыл Мишә мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре «Көзге моңнар» дип исемләнгән бәйрәм кичәсе оештырдылар

6 нчы ноябрь көнне Кызыл Мишә мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре «Көзге моңнар» дип исемләнгән бәйрәм кичәсе оештырдылар. Җырларга һәм күңел ачарга барысы да яраталар, чөнки музыка – кешенең уңай эмоцияләр чыганагы. Бәйрәмнең башында «Көйне таны» дигән музыкаль күңел ачу уены узды.

Катнашучыларның кызыксынуларын һәм яшен исәпкә алып, җырларның төрле категорияләре сайлап алынды: «Мультфильмнардан җырлар», «Ретро», «Яраткан артистларыбызның җырлары» һәм «Мәхәббәт турында җырлар». Уенда катнашучылар яраткан җырларын танып алып, тиз генә җавап бирделәр һәм таныш көйләргә кушылып җырладылар. Соңыннан тамашачылар дәүләт бәйрәмнәре: Халыклар бердәмлеге көненә һәм Татарстан Республикасы Конституциясенә багышланган викторина сорауларына җавап бирделәр. Кич буе үзешчән сәнгатьтә катнашучылар тамашачыларга күңелле һәм дәртле җырлар бүләк иттеләр. Концертка килгән тамашачылар уңай позитив һәм яхшы кәеф алдылар, көчле алкышлар белән артистларга үзләренең рәхмәтләрен җиткерделәр.

Чыганак: rdk-saby.do.am

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев